Элек-электән Россия авылларын гармунчылар тоткан. Авылның җаны булып торганнар алар. Шөкер, хәзер дә аларга кытлык юк. Шуны истә тотып, «Якты юл» газетасы үзенең чираттагы проектын гамәлгә ашырды – Иске Җирекле авылында «Уйна, Тукай гармуны!» бәйрәмен уздырды. Анда район авылларыннан 40тан артык оста җыелды.