Җәйге каникуллар алдыннан Яр Чаллы шәһәренең 56 нчы янгын сүндерү-коткару бүлеге территориясендә Тукай муниципаль районының яшь янгын сүндерүчеләр дружиналары арасында янгын сүндерү-гамәли спорт буенча ярышлар узды, анда 18 мәктәп укучылары катнашты.
Ярышларны кереш сүзе белән Яр Чаллы янгын сүндерү-коткару гарнизоны башлыгы эчке хезмәт полковнигы Рөстәм Юмагулов һәм "Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыяте" Татарстан Республика җәмгыятенең Яр Чаллы шәһәр бүлеге башлыгы Людмила Власова ачып җибәрде, барлык катнашучыларга да җиңүләр теләде
Ярышлар тәмамланганнан соң һәр катнашучы татлы приз алды һәм 56 нчы янгын сүндерү-коткару часте коткаручылары әзерләгән тушенка белән карабодай боткасын авыз итте.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча гомуми зачетта урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын – Мәләкәс урта мәктәбе командасы»
2 урын - Новый поселогы мәктәбе командасы»
3 урын - Бәтке урта мәктәбе командасы»