Психологик ярдәм көне 

2019 елның 28 мае, сишәмбе

 Агымдагы елның 6 июнендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында психологик ярдәм көне узачак. Әлеге чара кысаларында өлкәннәр һәм балалар үзләрен борчыган темаларга, шул исәптән балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләре, яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләр, яшүсмерләр арасында конфликтлар,профессиональ консультация һәм рекомендацияләр алу өчен конфиденциаль рәвештә профессиональ психологлар белән аралаша алачаклар.

Чараның үзенчәлеген исәпкә алып, һәм анда катнашырга теләгән гражданнарга белгеч-психолог белән нәтиҗәле эшләү максатыннан (843) 236-61-64 телефоны буенча алдан язылып куярга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International