"Энҗе бөртекләре" бию студиясенең"Бию ритмында» дигән отчет концерты
25 май көнне Кенәз мәдәният йортында Гөлфия Дамир кызы Адиева җитәкчелегендәге «Энҗе бөртекләре» бию студиясе отчет концерты булып узды. "Энҗе бөртекләре» бию студиясе катнашучылары тамашачыларга матур бию номерлары күрсәттеләр, халык һәм заманча биюләр башкардылар. Хисап концертында шулай ук«Просвет» вокаль төркеме (җит. Татьяна Сторожук) һәм Круглое Поле балалар сәнгать мәктәбенең "Задоринки" хореография ансамбле (җит.Щелконогова Галина Евгеньевна)чыгыш ясады. Концерт дәвамында алкышлар тынмады,тамашачы яшь артистларны җылы каршы алды,концерт бик күп онытылмаслык тәэсирләр бүләк итте. Отчет концерты ахырында залда утыручылар һәм ата-аналар сәхнәгә күтәрелде һәм әлеге ансамбль җитәкчесе Гөлфия Дамир кызы Әдиевага чын күңелдән рәхмәт әйттеләр. Бүгенге көндә «Энҗе бөртекләре» бию студиясендә 40 тан артык бала шөгыльләнә, өч төркем — кече, урта һәм өлкән төркемнәр төзелә. Алар төрле дәрәҗәдәге конкурс һәм фестивальләрдә күп тапкырлар лауреат булдылар. Бу иҗат коллективына һәм аның искиткеч җитәкчесе Гөлфия Дамир кызы Әдиевага киләчәктә дә уңышлар телик!!!
Кенәз авылы мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева