Түбән Суыксу мәдәният йортында 30 май көнне, ел саен үткәрелә торган «Сабантуй гүзәле-2019» район конкурсының Финал өлеше узачак («Сабантуй гүзәле-2019»).
30 нчы майда Түбән Суыксу мәдәният йортында узачак ярышларда җиде кыз катнаша,алар : Ләйлә Минһаҗева (Күзкәй), Эльвина Мөхәммәтшина (Борды), Альбина Вазиева (Түбән Суыксу), Ләйсән Газизова (Яңа Бүләк), Гөлназ Нурмеева (Биклән), Лиана Әхтәмова (Иске Абдул), Алсу Шаһиева (Теләнче Тамак) катнашачак.
Хөрмәтле газет укучылар! Сез «Якты юл» газетасы сайтында,катнашучыларның берсе өчен тавыш бирә алалар. Сезнең тавыш бирү нәтиҗәләре буенча «Тамашачылар мәхәббәте призы " номинациясендә җиңүче билгеләнәчәк. "Якты юл"акциясендә катнашыгыз!