Әлфия Когогина: закон проектының яңалыгы күп балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән
28 майда Дәүләт Думасы беренче укылышта балалары булган гаиләләрнең торак шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән закон проектын кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, икътисад сәясәте, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина кертелә торган үзгәрешләрне шәрехләде:
"Закон проекты РФ Президенты Владимир Путинның Юлламасын үтәү йөзеннән әзерләнгән һәм өченче яки аннан соңгы бала туган күп балалы гаиләләргә ипотека кредитлары компенсациясен күздә тота. 2019 елның 1 гыйнварыннан туган бала күпбалалы гаиләләргә компенсация алырга мөмкинлек бирәчәк».
Закон проекты белән РФ хөкүмәтенә балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чараларын билгеләү вәкаләтләрен бирү тәкъдим ителә, аерым алганда: торак шартларын яхшырту, белем алу, инвалид балаларны җәмгыятькә социаль адаптацияләү һәм интеграцияләү, шулай ук пенсия белән тәэмин итү дәрәҗәсен күтәрү мөмкинлеген тәэмин итүче чаралар (хәзерге вакытта дәүләт ярдәменең күрсәтелгән чаралары Федераль закон белән билгеләнә )); шулай ук дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары каралырга мөмкин булган программаларны раслау һәм дәүләт ярдәме чараларына хокукы булган затларны билгеләү, мондый ярдәм күрсәтүнең очраклары, күләме, тәртибе һәм шартларын билгеләү.
Закон проектының финанс-икътисади нигезләвендә билгеләп үтелгәнчә, 2019 елда ипотека кредитын түләүгә 30 меңгә якын гаилә акча ала алачак.