Егетләр өчен палатка тибындагы " Чемпион» хәрби-спорт лагере эшли башлады.

2019 елның 29 мае, чәршәмбе

2019 елның 27 маеннан 2 июненә кадәр Тукай муниципаль районының Калмия мәктәбе территориясендә 15-17 яшьлек егетләр өчен палатка тибындагы " Чемпион» хәрби-спорт лагере узачак. Анда Тукай районы гомуми белем бирү оешмаларының 10 нчы сыйныфтан 30 укучы   ял итәчәк. Алар:Борды, Күзкәй, Биклән, Кече Шилнә, Теләнче-Тамак, Шилнәбаш, Круглое Поле, Кенәз , Бәтке мәктәпләре укучылары. Әлеге сменаның максаты-хәрби-гамәли һәм спорт күнекмәләрен камилләштерү, сәламәтлекләрен ныгыту, җәйге каникуллар вакытында яшүсмерләрнең ялын оештыру өчен уңайлы шартлар тудыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International