Башлангыч тавыш бирүдә иң күп тавыш җыйган ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар бишлегенә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «Камаз-Мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагин , полилингваль балалар бакчалары челтәрен һәм «Бала-сити» мәктәбен оештыручы Альбина Насыйрова , авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов , шулай ук яңа гасыр генераль директоры Илшат Әминов керде .
Алдан тавыш бирүдә 400 меңнән артык татарстанлы катнашты. Бу күрсәткеч 13,6% тәшкил итә. Тавыш бирү оешкан төстә узды, шикаятьләр килмәде, дип хәбәр итте ТР Дәүләт Советы Секретаре, оештыру комитеты рәисе Лилия Маврина .
Татарстанда 1 мең 909 участок хисап комиссиясе әгъзалары белән 460 хисап участогы эшләде. Тавыш бирү рейтинглы — һәр сайлаучы бюллетеньдә күрсәтелгән берьюлы берничә кандидатка ярдәм күрсәтә алды. Моннан тыш, беренче тапкыр өйдән чыкмыйча, электрон тавыш бирү ярдәмендә тавыш бирергә була иде.
Татарстан «Бердәм Россия» партиясе праймеризында барлыгы 222 кандидат катнашты, аларның һәр дүртенчесе партия әгъзасы түгел.