Гөлчәчәк Тимерхан кызын да олы юбилее белән котладылар

2019 елның 3 июне, дүшәмбе

90 яше тулганнарны котлап, Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм район башлыгының бүләген тапшыру күптән күркәм традициягә әйләнде.Сосновый Бор  поселогында  яшәүче  Гарипова Гөлчәчәк Тимерхан кызын да олы юбилее белән Тукай башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Эльмира Әхмәтҗанова,район ветераннар Советы рәисе Галимҗан Зарипов   тәбрикләделәр  һәм изге теләкләрен юлладылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International