Елизавета Петровна үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2019 елның 3 июне, дүшәмбе

31 май көнне Шилнәбаш авылында яшәүче тыл ветераны Дектярова Елизавета Петровна үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.Аны юбилее белән котларга Тукай муниципаль районы башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров килгән иде, аңа изге сүзләр, юбилей уңаеннан котлаулар һәм ныклы сәламәтлек, Бөек Ватан сугышы елларында башкарылган фидакарь һәм авыр хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерелде.РФ Президенты исеменнән котлау открыткасы һәм   район башлыгы Фаил Камаев исеменнән истәлекле бүләк  тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International