Кенәз авыл җирлегендә Халыкара балаларны яклау көне белән башланган чара узды. Бәйрәм чарасында 60тан артык бала катнашты. Кенәз авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә хезмәткәрләре белән берлектә " Балачак планетасы»исемле конкурс-күңел ачу программасын оештырдылар. Балаларны күңелле балалар музыкасы һәм бәйрәмне алып баручылар каршы алды.Аларга бик күп җылы сүзләр әйтелде. Чарада катнашучылар табышмаклар чиштеләр, уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар. Җәй, дуслык турында җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Барлык катнашучылар да татлы туңдырма белән бүләкләнде. Әлеге чараны уздыруда күрсәткән хәйрия ярдәме өчен ИП Хуршед Муродовка зур рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә.
Кенәз мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева