" Балалар көлергә тиеш!» Халыкара балаларны яклау көненә багышланган чара узды.

2019 елның 3 июне, дүшәмбе

1 июнь көнне Шилнәбаш мәдәният йорты фойесында " Балалар көлергә тиеш!» Халыкара балаларны яклау көненә багышланган чара узды. Фойеда күңелле балалар җыры яңгырады, авыл мәдәният йорты директоры Пономарева Анжелика Николаевна бәйрәм программасын башлап җибәрде һәм балаларны Зәңгәр вагоннарда  сәяхәт итү өчен «Балачак» иленә кунакка чакырды. Кондуктор (Бариева Нурзилә Нигъмәт кызы) белән берлектә «Зәңгәр вагон»  түбәндәге    тукталышларда булды : 1нче «Кояшлы» тукталышы - балалар белән танышу, 2 нче «Апельсин » тукталышы  -анда балалар бию-музыка астында уйныйлар, 3нче тукталыш   «Серле » - табышмаклар серләренә төшену, 5нче тукталыш - «Спорт" тукталышы, спорт бәйгеләре, «Рәссамнар» тукталышы -  асфальтта кояш ясау.

Бу тукталышта һәрбер балага бүләк тапшырылды,дип яза  авыл китапханәсе мөдире Бариева Н. Н

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International