Кече Шилнә  мәктәбендә "Кече Сабантуй" тематик программасы булды,

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

Россиядә балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм киң колач белән, күңелле һәм кызыклы итеп билгеләп үтелде. Чөнки нәкъ менә бу көнне укучыларның иң яраткан чоры – җәйге каникуллар башлана. Бу көнне традицион рәвештә спорт ярышлары, конкурслар, концертлар һәм башка күңел ачу чаралары уза. Яхшы традицияләргә таянып, Кече Шилнә  мәктәбендә "Кече Сабантуй" тематик программасы булды,  Бу вакытта мәктәптә асфальтта рәсем фестивале узды, шулай ук кызыклы конкурслар, уеннар һәм спорт ярышлары белән мәйданчыклар оештырылды. Сабантуйда катнашучылар аркан тарттылар,  капчык киеп йөгерделәр, бүрәнәдә көрәштеләр һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International