«Кояшлы аланда Лукоморья» дип исемләнгән әдәби бәйрәм узды

2019 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

6 июнь-Пушкин Россия көне. Шушы истәлекле дата уңаеннан «Забава» мәктәп яны лагеренда Бөек рус шагыйре А. С. Пушкинның тууына 220 ел тулуга багышланган «Кояшлы аланда Лукоморья» дип исемләнгән әдәби бәйрәм узды. Шилнәбаш авыл мәдәният йорты директоры Пономарева Анжелика Николаевна балаларга Лукоморье нәрсә ул,анда кемнәр   яшәве  турында сөйләде, балалар үз җаваблары белән хикәясен тулыландырдылар. Җаваплар тулы булганнан сон ,балаларны китапханә мөдире Бариева Нурзилә Нигмәт кызы А. С. Пушкин уйлап тапкан Әкиятләр иленә -Лукоморьега алып  киттек.   Балалар өчен төрле конкурслар, уеннар һәм викториналар үткәрелде: "Көзге", "Кем буага, кем ярга","Әкият тесты". Шулай ук шигырь укучылар конкурсы оештырылды  һәм "Пушкинны бергә укыйбыз"дигән   акциясе үткәрелде 
Авыл китапханәсе мөдире Бариева Н. Н.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International