Чаллы пенсионерлары өчен пенсия грамоталылыгы дәресе узды 

2019 елның 7 июне, җомга


5 июнь көнне Россия Пенсионерлар союзының җирле бүлекчәсе Пенсия фонды идарәсенең актлар залында Өченче буын университеты студентлары өчен чираттагы лекция оештырды. Лекциядә тыңлаучылар алдында пенсия билгеләү һәм яңадан исәпләү бүлеге начальнигы урынбасары Раил Тимербаев чыгыш ясады, ул пенсия законнарындагы яңа үзгәрешләр, пенсияне исәпләү тәртибе турында җентекләп сөйләде.
Пенсия тупланмалары темасы аеруча зур кызыксыну уятты. Чарада катнашучылар Россия Пенсия фонды сайтында үзләренең тупланмалары турында мәгълүмат алу мөмкинлеге турындагы мәгълүматны зур игътибар белән тыңладылар www.pfrf.ru 
Лекция актив диалог формасында үтте. Пенсионерлар үз сорауларына җаваплар алдылар. Чара тәмамлангач, пенсияләргә кагылышлы мәсьәләләр буенча шәхси консультация сорап мөрәҗәгатьләр булды.
Бу уку елында, пенсия белеме дәресләре үткәрү кысаларында, Өченче буын университеты студентлары катнашында 10 ачык лекция үткәрелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International