10 май көнне Тләнче-Тамак авылында яшәүче тыл ветераны Мөхәммәтгатина Җәүһәрия Гатуф кызына 90 яшь тулды. Әлеге истәлекле дата белән аны Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Эльмира Әхмәтҗанова,район ветераннар советы рәисе Г. Зарипов һәм авыл җирлеге башлыгы котладылар Кунаклар РФ Президенты исеменнән котлау хаты һәм район башлыгы Ф. Камаевның бүләге тапшырдылар.Нык сәламәтлек, якыннарыгызның һәм туганнарыгызның игътибарын тоеп яшәүен теләделәр.