«Мин яратам сине, Россия! " дип исемләнгән тантаналы чара узды

2019 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

2019 елның 11 июнендә,Россия  көне бәйрәме  уңаеннан Кенәз авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Татарстан поселогында «Мин яратам сине, Россия! " дип исемләнгән тантаналы чара әзерләделәр һәм үткәрделәр. Иртәдән Россия турында җырлар яңгырады. Бәйрәм үткәрү урыны матур итеп бизәлгән иде, бу бәйрәм рухы өстәде. Әлеге чарада өлкәннәр дә, мәктәп яны «Йолдызлы яңгыр»лагере балалары да катнашты. Мәдәният йорты хезмәткәрләре барлык катнашучыларны Россия көне белән котлады! Тантаналы чараны Кенәз авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Леонидовна Самойлова ачты. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Гимны яңгырады. 11.00 сәгатьтә велоузышка тантаналы старт бирелде.  Бу искиткеч бәйрәмдә  "Волонтер" берләшмәсендә катнашучылар белән бергә «Триколор»гражданлык – патриотик акциясе дә уздырылды. Акцияне оештыручылар барлык үтеп баручыларга бәйрәм турында мәгълүмат язылган буклетлар, Россия Федерациясе флагын, флажоклар, һава шарлары символлаштыручы россия триколоры төшерелгән тасмалар тараттылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International