"Дружба" лагеренда Россия көнен билгеләп үттеләр.

2019 елның 14 июне, җомга

 

Ел саен 12 июньдә илебез мөһим дәүләт бәйрәмен – Россия көнен билгеләп үтә. Мәктәпләрдә бу датага багышланган концертлар, спорт чаралары, флешмоблар һәм фестивальләр уза. Кече Шилнә урта мәктәбе каршындагы "Дружба" лагеренда тәрбиячеләр балаларны бәйрәм тарихы белән таныштырдылар. Балалар Россиянең дәүләт символлары: гербы, флагы һәм гимны турында күп кенә яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр. Безнең һәркайсыбыз өчен «Россия» сүзе үз, аерым мәгънәгә ия. Әмма иң беренче чиратта-безнең Туган Ил, безнең "Кече Ватан".  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International