Әлфия Когогина: яшь ярымнан өч яшькә кадәр бала карау буенча пособиене арттыру турында тәкъдимне дөрес һәм күптән өлгерүчеләр дип саныйм
Бүген бала карау буенча компенсация түләүләре системасын реформалаштыру турында киңәшмә барышында Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев төбәк буенча яшь ярымнан өч яшькә кадәр бала карау буенча пособие күләмен арттыру тәкъдиме белән чыкты.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина аңлатып китте:
"Агымдагы елның апрель аенда Дәүләт Думасында Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев хөкүмәт эше турындагы хисап белән чыгыш ясаганда пособиене арттыру кирәклеге турындагы мәсьәләне күтәрде.
Пособиенең күләме 1994 елда ук билгеләнгән иде һәм шуннан бирле бер генә тапкыр да артмады, ә бүген түбән керемле гаиләләргә ярдәм итү механизмын әзерләү турындагы тәкъдим карауга кабул ителде.
Әлеге карарны күптән өлгерүчеләр дип саныйм. Әмма ул адреслы булырга тиеш, һәм түләүләрне нәкъ менә мохтаҗ гаиләләр алырга тиеш».