Кече Шилнэ авылы "Дуслык " мәктәп яны лагерында күңелле һәм искиткеч җәйге бәйрәм – «Нептун көне»узды. Нептун балалар белән кызыклы конкурслар үткәрде. " Фонтан»конкурсы иң мавыктыргыч булды. Нептун бәйрәм ахырында барысына да сәламәтлек, яхшы һәм Күңелле җәй теләде һәм киләсе елга килергә вәгъдә бирде.