26 июньдә Дәүләт Думасының икътисад сәясәте, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты утырышында «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» Федераль законга «социаль эшкуарлык», «социаль предприятие»төшенчәләрен ныгыту өлешендә үзгәрешләр кертү хакында"федераль закон проекты каралды.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина чыгышы:
"Искәртеп узам, агымдагы елның 5 мартында без әлеге закон проектын беренче укылышта кабул иттек. Безнең Комитет тарафыннан оештырылган парламент тыңлауларында Дәүләт Думасы депутатлары, Россия Хөкүмәте вәкилләре, иҗтимагый һәм профессиональ берләшмәләр әгъзалары, шулай ук социаль эшмәкәрләр – җәмгыятьнең социаль, мәдәни, белем бирү, табигать саклау максатларына ирешү өчен эшкуарлык талантын кулланучы кешеләр катнашты. Фикер алышу барышында икенче укылышта тәкъдим ителгән төзәтмәләр, шулай ук социаль эшмәкәрлеккә ярдәм итүнең комплекслы системасын булдыру мөмкинлекләре каралды. Эшләп бетерү процессында тыңлауларда әйтелгән тәкъдимнәр һәм төбәкләрдән алынган фикерләр исәпкә алынды, закон проекты текстына төгәлрәк Формулировкалар һәм билгеләмәләр кертелде, социаль эшкуарлык өлкәсендә дәүләт ярдәме шартлары билгеләнде. Закон чыгару предметыннан башка бу категориягә федераль, төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдә системалы ярдәм күрсәтү мөмкин түгел».
Закон проекты Дәүләт Думасы Комитеты тарафыннан икенче укылышта кабул итүгә тәкъдим ителде.