«Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Сәйфуллина Альбина мәктәп яны лагерында мәгълүмати куркынычсызлык турында тренинг үткәрелде. Тренингның максаты: балаларда төрле медиаресурсларда бирелгән мәгълүматның сыйфатын һәм дөреслеген бәяләү сәләтен формалаштыру.
Тренингта конструктив һәм деструктив җырлар анализланды, яраткан фильмнар һәм мультфильмнар, телепрограммалар һәм тапшырулар соратып алынды,"Тибет баскычы", "Моторчик" һ. б. игътибарга уеннар үткәрелде.Тренинг ахырында фикер алышу үткәрелде, балалар тормыш мәгънәсен табу, белем алырга өйрәнү, эшләгән эштән ,иҗаттан ләззәт алырга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр. Әлеге чарада 67 балигъ булмаган бала катнашты.
.