Чыгарылыш-2019. Аттестатларны тантаналы тапшыру (Фоторепортаж 1)
26 июнь көнне Тукай районында тантаналы шартларда 11 нче сыйныф укучылары тормышта беренче әһәмиятле документ - урта гомуми белем турында аттестат алдылар
Аттестатларны тапшыру-укучыларның үзләре өчен генә түгел, ә укытучылар һәм ата-аналар өчен дә дулкынландыргыч һәм тантаналы вакыйга. Чыгарылыш сыйныф укучылары адресына рәхмәт сүзләре күп әйтелде. Педагоглар егет-кызларны алган белемнәре, аларның максатчанлык, камиллеккә омтылулары аларга уңышлы булырга ярдәм итәр дип ышаналар.