" Иң яхшы балыкчы -2019 " - Кнәз авыл җирлегендә яшәүчеләр арасында конкурс

2019 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

 2016 елның 27 июнендә 7.00 сәгатьтә Кенәз авыл җирлегендә мәдәният йорты хезмәткәрләре иң яхшы балыкчыларга конкурс үткәрделәр. Анда балалар гына түгел, өлкән буын да катнашты. Чарада  Кенәз авыл җирлегеннән 20 һәвәскәр һәм профессионал  балыкчы көрәште. Алар-Илдус һәм Алмаз Гимальтдиновлар, Александр Абражеев, Эмиль Берстенев, Даниил Смаев, Линарис Садыйков, Артем Миннекаев, Олег Валентинов, Илнур Закиров, Тимур Сабитов, Йосыф Ризванов, Виктор Белов, Илдар Сабиров, Алексей Смаев, Артем Стрелков, Эмиль һәм Артем Аксановлар, Александр һәм Виктор Мурзиннар, Руслан Ибраһимов. 

Нәтиҗә:

1 урын һәм «2019 елның иң яхшы балыкчысы» исеменә 5 елдан артык балык тоту буенча стажы булган Даниил Смаев лаек булды.

  2 урын – Александр Абражеев тапшырдылар, аңа иң яхшы балыкчы дипломы һәм электрон үлчәү  бүләк иттеләр,

3 урын – Юсуп Ризванов, иң яхшы балыкчы дипломы һәм тефаль чәйниге   тапшырдылар.

Калган катнашучыларга шулай ук кызыксындыру бүләкләре тапшырылды.

Тәҗрибәле балыкчы Мансур Хәйриев, конкурста катнашучыларның барысына да балык тоту өчен ,шәхсән үзеннән  бүләк тапшырды.

Фото  

ФОТО 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International