Бүген, 28 июнь көнне, Тукай муниципаль районы башлыгы - Тукай район Советы рәисе Фаил Камаев рәислегендә Тукай муниципаль район Советының чираттан тыш утырышы узды.
Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1.Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының 2007 елның 27 апрелендәге 13/7 санлы карары белән расланган «Торак бинаны торак булмаган бинага һәм торак булмаган бинаны торак бинага күчерү турында» нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында .
2.Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының 2007 елның 27 апрелендәге 13/8 санлы карары белән расланган «Торак бинаны үзгәртеп кору һәм (яки) үзгәртеп планлаштыру турында» нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында
3.Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авыл җирлегенең генераль планын раслау турында
4.Тукай муниципаль районы Советының 2011 елның 27 декабрендәге «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиясе турында» 9/9 санлы карарына үзгәрешләр кертү хакында
5.Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2017 елныӊ 19 июнендәге «Тукай муниципаль районы муниципаль берәмлеге милегендә булган муниципаль мөлкәт реестрын төзү һәм алып бару тәртибе турында нигезләмәне раслау хакында» 16/2 санлы карарын гамәлдән чыгару турында.
Утырыш барышында каралган барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.