Президент Указы нигезендә, 2019 елның 1 июленнән беренче төркем инвалид- балаларны һәм инвалидларны карау буенча айлык түләү арта. Аның күләме ике тапкыр диярлек арта, 5,5 меңнән 10 мең сумга кадәр. Бу күләмдә түләү беренче төркем балачактан инвалид- балаларның ата-аналарына һәм уллыкка алучыларына, шулай ук аларның опекуннарына һәм попечительләренә бирелә.Башка тәрбиячеләргә түләү элеккеге күләмдә бирелә, ул бүген 1,2 мең сум тәшкил итә.
Яңа күләмдә акча июль аеннан республикада 9 мең кеше тәшкил иткән хәзерге барлык кулланучыларга да биреләчәк.
Бүгенге көндә Тукай районында 5,5 мең сум акча түләүне беренче төркем инвалид һәм инвалид булган 102 бала ала.
"Россиядә яшәүче 18 яшькә кадәрге инвалид баланы яки беренче группа инвалидны караган эшләмәүче эшкә яраклы гражданнар бала карау буенча айлык түләүне ала. Түләү инвалид бала яки балачактан инвалидның пенсиясенә билгеләнә», - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Бу эшне Пенсия фонды сайтында яки Пенсия фондының клиент хезмете сервислары, шәхси кабинет аша башкарырга була