Россиядә 1 июльдән торак-коммуналь хезмәтләренә бәяләр артты

2019 елның 2 июле, сишәмбе

Россиядә 1 июльдән торак-коммуналь хезмәтләренә бәяләр артты

 

Россиядә коммуналь хезмәтләр өчен түләү икенче тапкыр индексацияләнәчәк. 1 июльдән үсеш 2019 елның гыйнварына карата 2,4 процент тәшкил итәчәк, диелә Хөкүмәт карарында. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«2019 елның 1 гыйнварыннан өстәмә кыйммәткә салымның 18 проценттан 20 процентка артуына бәйле рәвештә, 2019 елның 1 гыйнварыннан коммуналь хезмәтләр өчен түләүне – 1,7, ә 2019 елның 1 июленнән 2019 елның гыйнварына карата өстәмә рәвештә 2,4 процент күләмендә индексацияләү турында карар кабул ителде», — диелә документның аңлатма язуында.

Хәзерге вакытка кадәр коммуналь хезмәтләр өчен түләү бер тапкыр – 1 июльдән генә (уртача 4 процентка) индексацияләнә иде.

Чыганак:Татар-информ

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International