Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының икътисад сәясәте, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина төбәк атнасы кысаларында Татарстан Республикасының Чаллы шәһәрендә йогышлы авырулар хастаханәсендә капиталь ремонт барышы белән танышты.
"Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсе» -йогышлы патология һәм сулыш органнары авырулары белән авыручыларга махсуслаштырылган медицина ярдәмен күрсәтүче стационар хастаханә,ул районара медицина үзәге булып тора һәм Татарстан Республикасының 17 районына хезмәт күрсәтә, анда 1,3 миллионнан артык кеше яши.
Мөрәҗәгатьләр саны елына 26 меңнән артып китә, һәм аларның күбесе – балалар.
Хастаханәнең Беренче блогында төзелеш-монтаж эшләре тәмамланган, хәзер төп бурыч – эпидемия сезоны башлануга әзерлекне тәэмин итү өчен медицина җиһазлары, мебель һәм инвентарь белән вакытында тәэмин итү», – дип шәрехләде парламентарий. 95 миллион сумга 42 койка-урынга йогышлы балалар бүлеге (эпидемия сезонында 60 койка-урын), диагностика бүлеге һәм ярдәмче хезмәтләр җиһазландырылачак.