Мәрьям Гыймазислам кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2019 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

3 июль көнне Ташкичү авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Шәймурзина Мәрьям Гыймазислам кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте . Шушы истәлекле вакыйга уңаеннан аны котларга Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы  Э.М. Әхмәтҗанова  ,Мусабай Завод авыл җирлеге башлыгы Ф. А. Әгъләзов,район ветераннар Советы рәисе  Г. С. Зарипов  һәм туганнары килгән иде .  Изге теләкләр белән Мәрьям Гыймазислам кызына Россия Президенты В. Путин исеменнән котлау открыткасы һәм район башлыгыФ. камаев исеменнән   истәлекле бүләк тапшырылды.Аңа сәламәтлек, озын гомер һәм күңел көрлеге теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International