Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган 50 елдан артык бергә яшәгән гаиләләргэ багышлап 2019 елның 8 июлендә Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре «Любви все возрасты покорны!» гаилә парларын адреслы котлау оештырдылар. Чараны оештыручылар, чын күңелдән алтын юбилярларны Галина Ивановна һәм Фаит Гиният улы Гайфуллиннарны, Хана Ивановна һәм Фәрит Мәхмүт улы Хабибуллиннарны бәйрәм белән котладылар, аларга җылы мөнәсәбәтләр, ышаныч һәм тугрылык сакларга теләделәр һәм Тукай районы ГХАТ бүлегеннән истәлекле бүләк тапшырдылар.