Күптән түгел 18- 22 июль көннәрендә Яңа Бүләк авылы мәдәният йорты каршында эшләүче “Мизгел” курайчылар ансамбле Сочи шәһәрендә АкваЛоо комплексында “Радость планеты “VIII- Халыкара фестиваль – конкурсында “Татар халык көйләренә тезмә” конкурс номеры белән чыгыш ясап I – дәрәҗә лауреат исеменә һәм шулай ук аерым махсус бүләк – “Халык традиияләрен саклаучы” дипломына, 2 кубокка лаек булдылар.
“Мизгел” курайчылар ансамбле 2016 елда гына оешты һәм инде күп кенә тамашачыларның яраткан ансамбленә әверелде, төрле районкүләм һәм Республикакүләм конкурсларда һәрдаим катнашып киләләр .Балаларның татар музыка сәнгатенә, аеруча курай кебек халык уен коралына һәвәслеге аеруча куандыра. Ансамбльнең җитәкчесе Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәзир Фәнир улы Гыймазетдинов. Яңа Бүләк авылы мәдәният йортында эшләү дәверендә Н. Гыймазетдинов 1988 елда “Яшьлек” вокаль- инструменталь ансамбле оештырып җибәргән иде, еллар дәверендә шушы ансамбль “Яшьлек” исемен “Мизгел”гә алыштырып куйды һәм менә ансамбль соңгы елларда җырчылар һәм курайчылар төркеменә аерылып бер исем астында тамашачыларны үзләренең матур чыгышлары белән һәрдаим куандырып киләләр. Хәзерге вакытта “Мизгел” курайчылар ансамбленә 8- 12 яшьлек мәктәп укучылары йори. Киләчәктә ансамбльгә йөрергә теләк белдерүчеләр дә шактый! Монысы бигрәк тә зур сөенеч! Күптән түгел балаларыбызга әти- әниләре үз хисапларыннан матур сәхнә костюмнары да тектерделәр., әти- әниләрнең дә музыкага, татар сәнгатенә гашыйк булулары, балаларны үстерүгә зур игътибар бирүләре монысы – икенче сөенеч!
Гап- гади авыл балалары Краснодар өлкәсе Сочи шәһәрендә мәртәбәле конкурста илебезнең Ставрополь , Краснодар, Пенза, Амур, Сахалин, Ростов, Магадан, Иркутск, Новгород , Омск , Волгоград , Астрахань өлкәләреннән , шулай ук Мәскәү, Нальчик шәһәрләреннән, Башкортстан, Дагестан, Чечня, Коми , Алания республикаларыннан, Белоруссия һәм Казахстаннан килгән балалар белән фестиваль- конкурста көч сынаштылар һәм танышып – дуслашып та куйдылар. Күренекле жюри членнары Мәскәү ГИТИС югары институты профессоры Сергей Филатов, Сочи мәдәният колледжы укытучысы Илона Маевская, Осетия мәдәният институты аспиранты Коста Джиоти, Ставрополь өлкәсенең 2001 елга кадәр мәдәният министры булып эшләгән Александр Марковлар һәрбер конкурсантка үз нәтиҗәсен чыгардылар. А.Марков безнең ансамблебезне дә югары бәяләп болай диде :“Радует то, что наши дети не забывают музыкальные традиции своего народа ! Вот например, единственные конкурсанты из Республики Татарстан показали себя достойно в плане сохранения народных традиций!” Бу сүзләр үзебезнең Тукай районыбызның һәм Татарстан Республикасын яклап чыгыш ясавыбызга иң югары бәя дип уйлыйбыз без.
Фестиваль- конкурстан соң балаларыбыз Сочи шәһәре буйлап экскурсиядә булдылар, күренекле Дендрарий паркында һәм Адлерның Океанариум- Аквариумын да карадылар , Кара диңгезнең суында рәхәтләнеп су коендылар, Аквапаркында күңел ачтылар . Бу искиткеч сәяхәттән яңа көч һәм энергия алып туган авылыбызга кайтып керделәр! “Рәхәт булса да торган , йөргән җиребез, барыбер үзебезнең туган авылыбызга җитми инде!”- диеп көлештеләр алар кайтып җиткәч! Форсаттан файдаланып без, Яңа Бүләк авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре безнең кадерле балаларыбыз – “Мизгел” ансамбленә һәм аларның әти- әниләренә чын күңелдән рәхмәтебезне әйтәсебез килә! Алга таба да тагын да югары нәтиҗәләргә ирешергә язсын, татарның милли моңнары буыннардан – буыннарга җитсен, югалмыйча халкыбыз күңелендә яшәсен дигән теләктә калабыз.
Гыймазетдинова Дилбәр, Тукай районы Яңа Бүләк авылы.