Күчеш чоры белән бәйле иминият пенсиясен билгеләү мәсьәләләре буенча кайнар линия

2019 елның 30 июле, сишәмбе

 31 июльдә Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге, күчеш чоры белән бәйле рәвештә, иминият пенсиясен билгеләү мәсьәләләре буенча бушлай кайнар линия ача. Бу көнне, 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр бөтен Татарстан Республикасы буенча бушлай кайнар линия телефоны 8-800-100-26-27 эшләячәк. Пенсия фонды бүлеге белгечләре 2019 елда 55 яшькә җиткән (хатын-кызлар) һәм 60 яшькә җиткән (ир-атлар) өчен яңа нигезләр буенча картлык буенча иминият пенсиясен билгеләүгә кагылышлы сорауларга җавап бирәчәкләр. Шулай ук исегезгә төшерәбез, башка көннәрдә Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлегенең контакт-үзәгенең телефоны 279-27-27 номеры буенча дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, җомга көнне 9.00 сәгатьтән 16.45 сәгатькә кадәр, төшке ашка тәнәфес 12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International