2019 елның 1 августында «Патриот» хәрби дан музеенда Беренче бөтендөнья сугышы башлануга 105 ел тулуга багышланган «Ата-бабаларыбызның даны белән горурланабыз» дигән тарихи сәгать үткәрелде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре шул чордагы вакыйгалар турында җентекләп сөйләде. Балалар исемнәре озак вакытлар онытылган бөек Россия геройларының батырлыклары турында бик күп яңалыклар белделәр.