Тукай районы Гражданлык хәлләрен теркәү бүлеге  хезмәткәрләре тарафыннан   Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышында матур чара курсәтелде Фоторепортаж

2019 елның 5 августы, дүшәмбе

 

 2019 елның 15-17 июленә кадәр Тукай муниципаль районында Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы узды. Әлеге оешманың максаты – милли традицияләрне һәм гореф-гадәтләрне саклау, татар халкының яшәү рәвешен өйрәнү, күренекле шәхесләр белән танышу. Нәкъ менә Иске Абдул авылында кунаклар катнашында Фирдәүс һәм Фәнзилә Хәмәтовларга «мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален тапшыру тантанасы булып узды.  Бу гаилә 4 буын бер түбә астында дус һәм тату яшәүләре белән дан тота. Биредә мәхәббәт һәм гармония хөкем сөрә, гореф-гадәтләрнең кыйммәте буыннан-буынга тапшырыла.Чараны Тукай районы Гражданлык хәлләрен теркәү бүлеге  хезмәткәрләре тарафыннан оештырылды. 

 

Табигатьнең иң гүзәл почмагыңда урнашкан Иске Абдул авылында тырыш, эшчән халык яши. Кайгы-шатлыкларын уртаклашып, бәйрәмнәрне бергә матур, кызыклы итеп үткәрәләр. Шундый күңелле гаилә бәйрәмендә Тукай районы ЗАГС  бүлеге дә катнашты. 45,50,55 ел бергә гомер итүче гаиләләрне туй көннәре белән котлап истәлекле бүләкләр, котлау хатлары тапшырылды.  45 ел- сапфир туйларын билгеләүче Илдус абый һәм Алсу апа Талиповлар, алтын туйларын билгеләүче Мөсәвир абый һәм Фәүзия апа Салиховлар,  55 ел бергә зөбәрҗәт туйларын билгеләүче Кәшиф абый һәм Хәнифә апа Насыровлар гаиләләре яңа гына өйләнешкән парлар кебек  җыл сүзләрдән күңелләре эреп елмаеп, балкып утырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International