Эш бирүчеләр игътибарына: РПФ ка хисап тапшырырга өлгерегез!.

2019 елның 5 августы, дүшәмбе

Эш бирүчеләргә 2019 елның 15 августыннан да соңга калмыйча агымдагы елның июль ае өчен СЗВ-формасы буенча хисап тотарга кирәк. 

Шуны истә тотарга кирәк: билгеләнгән срок һәм хисап әзерләү кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар каралган: 500 сум – соңга калып бирелгән һәр иминиятләнгән зат өчен, дөрес булмаган яки бөтенләй тәкъдим ителмәгән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, иминиятләштерүче мәгълүматны электрон документлар формасында тапшыру тәртибен үтәмәгән өчен дә штрафка тартыла. Финанс санкцияләре суммасы-1000 сум. Салынган штрафларны түләмәгән очракта түләтү суд чыгымнарын исәпкә алып суд тәртибендә башкарыла.

Ай саен хисап ПФРда  исәптә торучы барлык эш бирүчеләр тарафыннан да бирелә. Хисапны барлык хезмәткәрләргә дә, шул исәптән ялда хезмәт хакын саклап калмыйча, декрет ялында яки бала карау буенча ялда булучыларны да тапшырырга кирәк. Моннан тыш, граждан-хокукый килешү төзелгән затлар турында да хисап тотарга кирәк. Тукай районында Пенсия фонды ай саен 1дән артык хисап кабул итә. 400 иминләштерүче.

Россия Пенсия фонды Идарәсе барлык иминиятчеләргә, хисапның соңгы көнен көтмичә, хезмәткәрләрнең санына бәйсез рәвештә, телекоммуникацион элемтә каналлары аша отчетлар җибәрергә тәкъдим итә.

Исегезгә төшерәбез, СЗВ-М формасы буенча мәгълүматларны үз эченә ала: ФИО, шәхси лицевой счетның иминият номеры (СНИЛС), ИНН.

Барлык сораулар буенча иминиятчеләр 30-42-42 телефоны буенча РПФ Идарәсенә мөрәҗәгать итә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International