Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының III слеты

2019 елның 6 августы, сишәмбе

29-31 июльдə  Кукмара районы Лубян урман-техник колледжы базасында  Татарстан Республикасы мəктəп урманчылыкларының III слеты узды. Чарада 31 мəктəп урманчылыгыннан 124 кеше катнашты, слет барлыгы 200 дəн артык кешене җыйды. Слетта Тукай районынныан Шилнебаш мәктәбе укучылары катнашты .

Слетның беренче көнендə укучылар «Татарстан урманнарының килəчəге - безнең кулларда» конференциясендə һəм “Урман эзтабарлары" экологик квестында катнаштылар. Конференция барышында укучылар «Урман һəм кеше» (экология, биология, урманчылык һ.б. өлкəсендəге проектлар) һəм «Табигатьне саклау эшчəнлеге» (урман хуҗалыгында экологик хəлне яхшырту, ресурсларны саклау, тормыш эшчəнлеге иминлеге һ. б. өлкəсендəге проектлар) секциялəре буенча үзлəренең фəнни-тикшеренү эшлəрен тəкъдим иттелəр.

Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының III слетын, шулай ук "Яшь урманчылар" төп конкурсын рәсми рәвештә ачу тантанасы булды Биредә катнашучыларга "Ботаника һәм дендрология" (яфраклары һәм бөреләре буенча үсемлек төрен, орлыклары буенча агач токымын һәм куаклык төрен ачыклау), "Таксация" (күз үлчәме һәм кораллар ярдәмендә агачның диаметрын, озынлыгын, яшен билгеләү), "Урманнарны саклау һәм яклау" (тышкы кыяфәте һәм яшәү тирәлеге буенча кошларның, кайры, ылыс һәм яфрак кимерүчеләрнең төрен билгеләү), "Урманнарны торгызу һәм үрчетү" (кәлшәләрне һәм орлыкларны утыртуның төп ысулларын һәм технологияләрен күрсәтү), "Геодезия" (буссоль ярдәмендә юнәлеш бирү) һәм "Янгыннарны сүндерү" (янгын сүндерүне имитацияләү) юнәлешләре буенча гамәли биремнәр үтәргә һәм тест узарга туры килде.

Шулай ук   кашыкларга нәфис рәсем төшерү, кәрҗин үрү, йонлы скетчинг, агач буенча кисүгә бәйле мастер-класслар һәм мәктәп урманчылыклары җитәкчеләре һәм кураторлары өчен "Мәктәп урманчылыклары моделе буларак мәктәп урманчылыклары яки заманча мәктәп шартларында өстәмә экологик белем бирүнең интегратив системасы" һәм "2020-2025 елларга мәктәп урманчылыкларын үстерү перспективалары" темаларына түгәрәк өстәлләр үтте

Соңгы көнне, 31 июльдә, ТР мәктәп урманчылыкларының III слетында җиңүчеләрне бүләкләу һәм нәтиҗәләр ясалды.

  •  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International