7 август көнне Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды.
ГХАТ идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе, шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов әти-әниләрне котладылар һәм сертификатлар тапшырдылар.
Программаны тормышка ашыра башлаганнан бирле (2007 елның 1 гыйнвары) Тукай районында 2.798 ана капиталы сертификаты бирелгән, 2.395 гаилә 1,1 млрд. сумнан артык акча белән файдаланган.
Исегезгә төшерәбез, 2018 елдан башлап балалы гаиләләргә дәүләт ярдәменең берьюлы берничә яңа чарасы гамәлгә керде – бу ана капиталы программасына 2021 елның 31 декабренә кадәр керү мөмкинлеген озайту, ана капиталын мәктәпкәчә белем алуга җибәргәндә өч еллык мораторийны төшерү, шулай ук 2018-2020 елларда икенче бала туган гаиләләр тарафыннан ана капиталы акчаларыннан айлык түләү.
Сертификат бирү, МСК чаралары белән эш итү турында гаризаны хәзер РПФ сайтында Гражданинның шәхси кабинеты аша электрон рәвештә тапшырырга мөмкин www.pfrf.ru .