Яңа поселогыннан тыл ветераны Галиуллина Фәридә Шәйхетдиновага 90 яшь тулды
Бу көнне аны Тукай районы башлыгы урынбасары Р. Закиров,район ветераннар советы рәисе Г. Зарипов, Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгы Р. Адиев котлады .
Кунаклар ана РФ Президенты исеменнән котлау хаты һәм район башлыгы Фаил Камаевның исеменнән бүләк тапшырдылар. Нык сәламәтлек, якыннарының һәм туганнарының игътибарын тоеп яшәүләрен теләделәр.