Район эшкуарлары бизнес-климатны яхшырту турында сөйләшәчәк

2019 елның 15 августы, пәнҗешәмбе
 

16 август көнне эшмәкәрлек буенча Совет Тукай районында район башлыгы Фаил Камаев һәм эшмәкәрләр катнашында стратегик сессия уздырачак.

Фикер алышуга хакимият органнары һәм контроль-күзәтчелек органнары вәкилләре дә кушылачак. Стратегик сессия барышында катнашучылар бизнесның төрле өлкәләрендә – сәүдә, хезмәт күрсәтү, җитештерү, авыл хуҗалыгы, транспорт һ.б. тармакларда проблемаларны анализлаячаклар.
Әлеге сессия районда эшлекле активлыкны оештыру буенча республика системасын гамәлгә кертү кысаларында үткәрелә. Аның максаты – ТР муниципалитетларында бизнес-активлыкны арттыру һәм эшлекле климатны яхшырту.
Очрашу нәтиҗәләре буенча катнашучылар районда эшлекле климатны һәм бизнес-мохитне яхшырту буенча гамәлләр планын әзерләячәкләр.

Чыганак:"Якты юл" газетасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International