Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы республика мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында, 2019 елның 9 августында, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Р.Т. Борһанов катнашында, яшь педагогларны «Укытучы» һөнәренә багышлау тантанасы үткәрде.
Чарада шулай ук 2019 елда югары уку йортларын тәмамлаган яшь укытучылар , директорлар Советы Рәисе, Тукай муниципаль районының остазлары катнашты.
