«Иске Казан түгәрәк уены»Республика татар фольклоры фестиваль-конкурсының гала-концерты узд

2019 елның 23 августы, җомга

2019 елның 22 августында Казан шәһәренең Иске Татар бистәсендә «Иске Казан түгәрәк уены»Республика татар фольклоры фестиваль-конкурсының гала-концерты узды. Татарстан районнарыннан 500дән артык артист (57 фольклор коллективы һәм солист) лироэпик әсәрләр башкарды, гөслә, мандолина уйнады һәм «Түгәрәк уен»әйлән-бәйлән уйнады. Княз авыл җирлегенең Сосновый бор бистәсендә яшәүче Шайхразиева Дания Сабир кызы Тукай муниципаль районы лироэпик әсәр белән лаеклы чыгыш ясады. Аның чыгышын тамашачылар бик җылы кабул иттеләр. Дания Сабир кызына гала-концертта актив катнашканы өчен Республика татар фольклоры фестивале лауреаты дипломы тапшырылды Кнәз мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International