2019 нчы елның 23 нче августында Тукай муниципаль район мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе узды.Конференция темасы: «Уку елында муниципаль мәгариф системасы эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре: аның һәркем өчен мөмкин булуын һәм сыйфатын арттыру» .Чарада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының бүлек башлыгы,Халыкара белем бирү программалары һәм проектлар бүлеге башлыгы Б. М. Яруллин,район Башлыгы Ф.М. Камаев ,Башкарма комитет җитәкчесе Л.Г. Авзалов һәм бүлек башлыклары,район хуҗалык җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең конференциясе эшендә Төп доклад белән мәгариф идарәсе җитәкчесе А.Х. Мөхәммәтҗанова чыгыш ясады. Өстәмә докладчылар: Р.А.Шаһимәрдәнова-Бәтке мәктәбе директоры Н. М. Цандер- Кнәз мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары, Д.Х Кашапова- Калмаш авылы«Ләйсән" балалар бакчасы мөдире,Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты ректоры А.А.Галиәкбәрова , ТатРИТЭКнефть ССП директоры Н.В. Нефедов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына, IV чакырылыш депутатлыкка кандидат,районның "Гигант" хуҗалыгы җитәкчесе Р.Имамов чыгыш ясадылар
Район башлыгы Ф.М. Камаев чыгышында мәгариф оешмалары эшчәнлегенә 2018-2019 ел нәтиҗәләре буенча бәя бирелде.Соныннан алдынгы мөгалимнәрне бүләкләү тантанасы узды.Зәвык белән оештырылган белем бирү учреждениеләре кургәзмәсе,тәрбия Үзәгендә шөгелләнүче балалар чыгышы конференция эшчәнлегенә зур дәрт биреп торды.