Бәтке мәктәбе базасында рус теле һәм әдәбияты укытучыларының август конференциясенең секция утырышы узды. Укыту-методик тәэмин итү бүлеге методисты Вәгыйзова Э.Г. рус теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе эшенә җентекле анализ ясады һәм 2019-2020 нче уку елына бурычлар куелды. Мәләкәс мәктәбе рус теле һәм әдәбияты укытучылары Прокопьева Т.И., Бәтке мәктәбе Шаһимәрдәнова Р. А. укучыларга БДИ һәм БДИ-2019 биремнәрен үтәгәндә җибәрелгән хаталарга анализ ясалды. Яңа поселогы урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Мөхәммәтҗанова Р. З. рус теле буенча Республика фән комиссиясенең 2019 елгы ДЙА катнашучыларының имтихан эшләренең җентекле җавапларын тикшерү буенча эксперт сыйфатында эш нәтиҗәләре буенча чыгыш ясады. Борды мәктәбеннән Чернова Э.А. «Уку белән кызыксынуны арттыруның инновацион чарасы буларак Букрейлер»дигән темага мастер-класс күрсәтте. РМО җитәкчесе Кузнецова Ф.Ф. фәннәр буенча эш программаларын төзүгә карата таләпләр турында тагын бер кат искә төшерде. РМО составын раслау булды.
