Татарстан Республикасында #минем яраткан укытучым акциясе популярлаша бара, аны Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдим итте.
Яңа уку елы башланыр алдыннан ул республика халкына социаль челтәрләрдәге яраткан укытучыларын искә алырга тәкъдим итте. Бу хакта "Татар-информ"МА хәбәр итә.
Фәрит Мөхәммәтшин Instagram сәхифәсендә үзенең укытучысын искә алды. "Петр Иванович Әлмәт шәһәренең 7нче мәктәбендә минем беренче сыйныф җитәкчесем иде. Бөек Ватан сугышында катнашкан, зирәк, ярдәмчел – ул безнең өчен һәрвакыт үрнәк булды. Аның абруе бәхәссез иде», - дип язган ул Петр Бурашников турында.
ТР Дәүләт Советы Рәисе үз тормышын укытучы һөнәренә багышлаган кешеләрне истә тотарга, хөрмәт итәргә һәм кадерләргә чакырды.
Социаль челтәрләрдән файдаланучылар акцияне хупладылар һәм укытучылар турындагы хатирәләре белән йөздән артык язма чыгардылар.
Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/2019/08/29/660827/