Александра Петровна үзенең 95 яшьлек юбилеен каршы алды.

2019 елның 3 сентябре, сишәмбе

Кече Шилнә авылында яшәүче тыл ветераны Подьячева Александра Петровна үзенең 95 яшьлек юбилеен каршы алды. Аны 95 яшьлек юбилее белән котларга Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Э.М. Әхмәтҗанова һәм район ветераннар советы рәисе Г. С. Зарипов килделәр.Алар юбилярларга иң изге теләкләрен җиткерделәр, сәламәтлек, иминлек, шатлык,   озын гомер теләделәр һәм юбилярга Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинның котлау хатларын, район башлыгы Ф. М. Камаев исеменнән бүләк тапшырдылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International