"Без Бесланны хәтерлибез һәм кайгырабыз " - терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган Хәтер дәресе

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе

14 ел элек Бесланда корбаннар саны буенча иң зур терактларның берсе булган. 2004 елның 1 сентябрендә террорчылар 1 нче мәктәпне яулап алалар, спорт залын ябалар һәм учреждение территориясендә 1100дән артык кешене тоткарлыйлар. Алар арасында-балалар, аларның әти-әниләре һәм мәктәп хезмәткәрләре 
 
2019 елның 3 сентябрендә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көнендә Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре «Без Бесланны хәтерлибез һәм кайгырабыз ... ».дигән батырлык дәресе уздырды.  Бу чарада Кенәз мәктәбе укучылары, җирлек яшьләре һәм яшүсмерләр катнашты.
Балаларга Бесландагы фаҗигаләр турында фильм күрсәттеләр, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең фидакарьлеге һәм батырлык турында сөйләделәр. Аралашу барышында балаларның шәхси куркынычсызлыгына аерым игътибар бирелде; шикле предметлар ачыкланган очракта үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында киңәшләр бирелде. Балаларга ашыгыч хезмәтләрнең һәм полициянең дежур бүлекләренең телефоннары турында сөйләделәр. Соңыннан Хәтер шәмнәрен кабыздылар, һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар, тере чәчәкләр, балалар уенчыклары һәм укучылар кулы белән ясалган канәфер чәчәкләре салдылар. Бу көнне мәдәният йортында Бесланда һәлак булган балалар һәм өлкәннәр хөрмәтенә Хәтер шәмнәре бик озак янды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International