Бүген Тантаналар сараенда Ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды. Тукай районының 2 гаиләсенә Автошәһәр мэры Наил Мәһдиев сертификатлар тапшырды.
Тантаналы чарада Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе, шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов, ГХАТ идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова катнашты.
Программаны тормышка ашыра башлаганнан бирле (2007 елның 1 нче гыйнварыннан) Тукай районында 3 меңгә якын ана капиталына сертификат бирелгән, 1,1 млрд. сумнан артык суммага Тукай районында 2,4 мең гаилә акча белән эш иткән.
Исегезгә төшерәбез, 2018 елдан балалы гаиләләргә дәүләт ярдәменең берьюлы берничә яңа чарасы гамәлгә керде-бу ана капиталы программасына керү мөмкинлеген 2021 елның 31 декабренә кадәр озайту, ана капиталын мәктәпкәчә белем алуга җибәргәндә өч еллык мораторийны төшерү, шулай ук 2018-2020 елларда икенче бала туган гаиләләр тарафыннан ана капиталы акчаларыннан айлык түләү.