ТР муниципаль районнары хастаханәләренә 42 яңа «ашыгыч ярдәм» машинасы тапшырылды, шул исәптән Тукай районына да бирелде

2019 елның 8 сентябре, якшәмбе

ТР муниципаль районнары хастаханәләренә 42 яңа «ашыгыч ярдәм» машинасы тапшырылды, шул исәптән Тукай районына да бирелде.Алар ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү, авыручы пациентларны ташу һәм хастаханәгә килгәнче интенсив терапия уздыру өчен файдаланылачак. Быел ашыгыч ярдәм машиналарын сатып алуга республика бюджетыннан 850 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән, Татарстан хастаханәләренә 187 автомобиль бирелгән. Медицина хезмәткәрләре җиһазларның сыйфатыннан канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International