2019 елның 8 сентябрендә Кенәз мәдәният йортында танкчылар көненә багышланган танк гаскәрләренең «Броня крепка и танки наши быстры» дип исемләнгән очрашуы узды. Танк гаскәрләре ветераннары, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган авылдашларга куелган «Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый» һәйкәле янында сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган сугышчылар бер минут тынлык белән искә алдылар, венок һәм тере чәчәкләр салдылар. Соңыннан Кенәз мәдәният йорты каршындагы «Патриот» хәрби дан музеенда булдылар.
Тамара Тузеева, Кенәз мәдәният йорты директоры