Тукай районы Татарстанда уңыш җыю буенча лидерлар өчлегенә керде. 10 сентябрьгә район кырларында барлыгы 141,1 мең тонна ашлык суктырылган. Бер гектарга уртача уңыш 39,6 центнер тәшкил итә, республика дәрәҗәсендә-30 ц/га. Бу күрсәткеч Зәй муниципалитетыннан соң икенче булды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Уңдырышлылык буенча лидерлар арасында Мамадыш районы – 39,5 ц/га, Актаныш районы – 39 ц/га, Минзәлә районы – 38,1 ц/га, Тәтеш районы-37,2 ц/га. Тукай районында барлыгы 43,4 мең гектарның 18 процентын гына (7,7 мең гектар) эшкәртеп бетерәсе калган. Гомумән республика буенча 1 млн.345,9 мең га мәйданда ашлык суктырылган, бу барлык урып-җыю мәйданнарының 95% ын тәшкил итә. Республикада бөртеклеләрнең тулай җыемы 4 млн. тоннадан артып китте. Моннан тыш, Тукай районында шикәр чөгендере уңышы-474 ц/га, бәрәңге-276 ц/га.
Фото: bastion.tv